news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росреестр хезмәткәрләре банкротлык процедурасы буенча сорауларга җавап бирә

Кайнар линия 26 февральдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Киләсе чәршәмбедә, 26 февральдә, Казанда Росреестрның Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре кайнар линия буенча шәһәрлеләрнең физик һәм юридик затлар банкротлык процедурасына кагылышлы сорауларына җавап бирәчәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан халкы процедураның нидән гыйбарәт булуын, кем һәм ничек банкрот була алуын, әлеге эшне нәрсәдән башларга икәнен һәм башка бик күп нәрсәләрне белә алачак.

Кайнар линия 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр +7(843)255-25-71 телефоны буенча эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100