Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин мамадышлыларны илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда актив булырга чакырды
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Мамадыш районы Советы утырышында катнашты.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру - ул торак һәм социаль инфраструктураны яңарту, тормыш сыйфатын арттыру мөмкинлеге. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш район Советы сессиясендә чыгыш ясаганда әнә шундый фикер белдерде. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, 2019 елда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен 27,2 млрд сум бүлеп бирелгән, якындагы ике елда республикага тагын 69 млрд сум керәчәк. «Моңарчы күрелмәгән финанслау, ул безгә юллар ремонтлау һәм төзү, йорт яны территорияләрен яңарту мөмкинлеге бирә», - дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Мамадыш районы республиканың социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертә.
Аның сүзләренчә, республиканың 45 муниципаль берәмлеге рейтингында 20нче урында тору - ныклы урталык. Шул ук вакытта Фәрит Мөхәммәтшин район җитәкчеләренең игътибарын сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемаларга, аерым алганда, табиблар җитмәүгә юнәлтте. Республика бюджеты поликлиникаларны капиталь ремонтлауга җитди акчалар кертә, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, әмма персонал җитмәү күзәтелә.
Район Советы утырышында Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов 2019 елда муниципалитетта тулаем территориаль продукт күләме 11процентка артты һәм 11,2 млрд сум тәшкил итте, диде. Авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукция күләме 3,4 млрд сумга җитте, узган елга караганда 23 процентка артыграк. 8,4 млрд сумлык сәнәгать продукциясе озатылган.
Муниципалитет җитәкчесе сүзләренә караганда, район аграр секторда заманча технологияләр кертүдә лидерлар рәтенә керә. Җирле игенчеләр өчен узган ел соңгы егерме елда иң уңышлысы булды. Тулаем ашлык күләме 132 мең тонна тәшкил итте, уртача уңыш гектарыннан 34,5 центнер булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз