Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда өченче көн рәттән температура рекорды куелды
Ел башыннан Татарстан башкаласында абсолют максимум температура алты тапкыр арткан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 21 февраль , «Татар-информ»). Синоптиклар инде өченче көн рәттән Казанда температура рекордын теркәп бара. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
19 февральдә Татарстан башкаласында температура +2 градуска кадәр күтәрелде, ул алдагы абсолют максимум - 1963 елгы +1,8 градустан, ә 20сендә +3,4 градуска кадәр җитеп, 1995 елдагы +2 градус рекордыннан артып китте.
Бүген, 21 февральдә, термометр баганалары Казан метеостанциясендә – +4,8 градуска кадәр, Казан-Аэропорт авиация станциясендә – +5,7 градуска кадәр, ә Казан-Сокол авиация метеостанциясендә +5,6 градуска кадәр күтәрелде.
Алдагы абсолют максимум 62 ел элек билгеләнгән иде - 1958 елда Казан метеостанциясендә 3,5 градус җылылык температурасы теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз