news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән кызы «Сәмрух» ел премиясенә лаек булды

Быел Гөлназ Гатина «Сәләт- Саба» аланына әйдаман түгел, ә директор сыйфатында барачак.

Чирмешән кызы «Сәмрух» ел премиясенә лаек булды
nashcheremshan.ru

(Чирмешән, 21 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). «Пирамида» концертлар залында «Сәмрух-2019» Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясе тапшыру тантанасында җиңүчеләрне сигез төрле номинациядә билгеләгәннәр. Кармыш кызы Гөлназ Гатина кабат зур бәйгедә танылган — ул «Ел әйдаманы» буларак «Сәмрух» ел премиясенә лаек булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Мин күп бәйгеләрдә катнашам, ләкин монысы иң авыры булгандыр», — ди Гөлназ.

Ике ел рәттән «Сәләт» аланнарында әйдаман вазифасын башкарган якташыбыз инде республикада да танылган шәхес дип була. Ул «Татар кызы — 2017» халыкара бәйгесендә дә җиңүче иде. Гөлназ бүген Казан федераль университетында дүртенче курста белем ала, икътисадчы һөнәрен үзләштерә.

-Җиңүгә ирешер өчен күп сынаулар аша узарга туры килде, — ди якташыбыз. — Дүрт көнгә сузылган бәйге программасы бик тыгыз иде: көненә 4-8 этап узды. Бер көнне, 4 сәгать эчендә, 10 бирем башкарырга туры килде.

Гөлназ Шәүкәт кызының тырышлыгы бушка булмаган, 60 кеше арасында ул беренче урын иясе. Җиңүчеләргә «Сәмрух» сыны, диплом, партнерлардан кыйммәтле бүләкләр тапшырылган.

Гөлназга Чехиягә юллама да биргәннәр, ул Чехия, Германия һәм Австрия илләрендә булып та кайткан. Быел ул «Сәләт- Саба» аланына әйдаман түгел, ә директор сыйфатында барачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100