news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Академик Индус Таһиров Мәскәүдә «Татар штабы»нда лекция укыган

Чарада Мәскәү татар җәмәгатьчелеге вәкилләре — галимнәр, студентлар, студентлар клублары, яшьләр хәрәкәтләре рәисләре һәм активистлары, шулай ук күренекле аксакаллар катнашты.

(Казан, 21 февраль , «Татар-информ»). Мәскәү татарлары Штабында академик Индус Ризак улы Таһировның «Мирсәет Солтангалиев тарихи шәхесе һәм хәзерге Россиядә федерализм мәсьәләләре» дигән лекциясен оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Мәскәү татар җәмәгатьчелеге вәкилләре — галимнәр, студентлар, яшьләр хәрәкәтләре рәисләре һәм активистлары, шулай ук күренекле аксакаллар катнашты.

Индус Таһиров татар һәм Татарстан тарихы турында җентекләп сөйләде, яшьләрне татар халкының данлы традицияләрен дәвам итәргә һәм арттырырга чакырды. Шулай ук «Татар штабы» эшчәнлеген югары бәяләде.

Казан академигы шулай ук Мәскәү татарларының сорауларына җавап бирде. Мәсәлән, күпләрне татар телен саклау мәсьәләсе борчый. Индус Таһиров, курслар, шәхси мәктәпләр һәм балалар бакчалары ачылышына басым ясап, бу мәсьәләдә активрак эшләргә чакырды.

Лекция тәмамланганнан соң чара түгәрәк өстәл форматында дәвам итте һәм күпләр академикка татар тарихы турында сораулар бирергә өлгерде.

«Татар штабы» Индус Таһировка чарада катнашкан өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хаты тапшырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100