Үткән тәүлектә Казан урамнарыннан якынча 10 мең тонна кар чыгарылган

Шәһәр урамнарын кардан чистартуга 550 юл хезмәткәре һәм 668 махсус техника җәлеп ителгән

 (Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Үткән тәүлектә Казан урамнарыннан 9 мең 630 тонна кар чыгарылган, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Юлларны һәм тротуарларны эшкәртү өчен, 948 тонна ком-тоз катнашмасы, якынча 180 тонна химик реагент кулланылган.
Шәһәр урамнарын кардан чистартуга 550 юл хезмәткәре һәм 668 махсус техника җәлеп ителгән.