Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәнлеләр ТРның дәүләт хезмәтләре сайтындагы “Халык контроле“ бүлегенә юл билгеләре кирәклеге мәсьәләсен еш кузгата
Алар район үзәгендә дә, авылларда да, трассаларда да җитәрлек күләмдә урнаштырылмаган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Чирмешән районында юл билгеләре кирәк. Бу проблеманы Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләре сайтындагы “Халык контроле“ бүлегендә чирмешәнлеләр еш күтәрә. Сүз район үзәге турында гына түгел, ә авыллардагы һәм район территориясе буенча узган зур юллар турында да бара. Нигездә, “кисәтүче юл билгеләре аз“ дип зарланалар.
Хәзерге вакытта Чирмешән буенча юл хәрәкәтен оештыру проекты расланган. Анда кайсы урамда ничә һәм нинди юл билгеләре булырга тиеш – барысы да күрсәтелгән. Юл билгеләре район үзәгендә дә, авылларда да, трассаларда да җитәрлек күләмдә урнаштырылмаган. Юлларыбызга хезмәт күрсәтүче “Татавтодор”ның Чирмешәндәге участогына әлеге мәсьәлә буенча күрсәтмә бирелгән, дип яза “Безнең Чирмешән” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз