Халыкара туган тел көне уңаеннан туган телләрне укыту мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде

Халыкара туган тел көне уңаеннан туган телләрне укыту мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде

(Уфа, 21 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Чишмә районында Халыкара туган тел көне уңаеннан туган телләрне укыту мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе үтте.

Мөһим сөйләшүнең төп темасы булып яшь буында милли үзаң һәм патриотизм тәрбияләүдә туган якны өйрәнү материалын куллану мәсьәләләре торды. Республиканың күпчелек районнарыннан килгән укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре, шулай ук БР Мәгариф министрлыгы вәкилләре һәм галимнәр Чишмә районындагы алдынгы эш тәҗрибәсе белән танышты. Район үзәгендәге мәктәпләрдә булганнан соң, кунаклар Дурас, Әлибай, Келәш авыллары мәктәпләренә дә барды. Аларның һәрберсендә ачык дәресләр оештырылды. Кунаклар туган телләрне класстан тыш чараларда өйрәнү тәҗрибәсе белән дә якыннан танышты.

Ике көн барган семинарда тикшерелүче тема буенча «түгәрәк өстәл» сөйләшүе дә узды. Анда төрле төбәкләрдән килгән мәгариф хезмәткәрләре һәм укытучылар үзләрендә булган эш алымнары хакында сөйләде, киләчәккә үзләренең тәкъдим-киңәшләрен дә ишеттерде. Мисал өчен, Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге мөгаллимәсе, татар дәреслекләре авторы Бәйнә Сәлимгәрәева мәктәпләрдә үткәрелгән ачык дәресләр хакында фикерләре белән уртаклашты һәм алдагы елларда татар телен укытуны камилләштерү буенча үзенең эшлекле тәкъдимнәрен әйтте.

Чишмә районы мәктәпләрендә бүгенге көндә татар, башкорт, мордва һәм украин телләре өйрәнелә. Егерме мәктәптә 429 бала саф татар телендә белем ала. Ә барлыгы 36 мәктәптә 3792 бала татар телен туган тел буларак өйрәнә. Алардагы укытучылар үз дәресләрендә Чишмә районыннан чыккан күренекле милләттәшләребез хакында укучыларга бай мәгълүмат бирә. Милләтебезгә Сәйфи Кудаш, Мостай Кәрим, Фәридә Кудашева, Муса Гали кебек олуг шәхесләрне биргән Чишмә районы балалары үз туган төбәгенә горурлык хисендә, туган телгә сөю рухында тәрбияләнә. Семинарда катнашучыларны нәкъ менә шушы талантларны биргән Келәш авылындагы укыту-тәрбия эшенең югары дәрәҗәдә куелуы сокландырды. Биредә атаклы якташларының һәрберсе хакында кечкенә музейларны хәтерләткән бүлмәләр булдырылган, аларда бай материал тупланган.

Гомумән, Келәш мәктәбенең тарихы бай. Ул 1870 елда биредә ачылган мәдрәсә нигезендә төзелгән. Тәүдә җидеелык, аннан сигезьеллык була. 1980 елда өр-яңа бина төзелеп, Келәш мәгариф чагы унъеллыкка әйләнә. Бүгенге көндә бу мәктәптә йөзгә якын балага унтугыз укытучы белем бирә. Биредә булганда семинарда катнашучылар ике ачык дәрестә һәм сыйныфтан тыш чарада катнашты. Аларны әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары җирле материалны бик оста файдалануларын күрсәтте. Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан әдәбият дәресендә Сәйфи Кудашның «Берлиннан яз соңгы хатыңны» дип аталган әсәре сайлануы бигрәк тә отышлы күренде. Бу дәрестә Мостай Кәрим дә, җырчыбыз Фәридә Кудашева да, аның фронтта һәлак булган Хөршидә исемле сеңлесе дә хөрмәтләп искә алынды.

Гомумән, Чишмә районында, башка телләр белән беррәттән, татар теле һәм әдәбиятын укыту алымнары югары бәяләнде һәм башка татар мәктәпләрендә дә куллануга тәкъдим ителде.

Халыкара туган тел көне кысаларында Бәләбәйдәге татар гимназиясендә, шулай ук райондагы татар мәктәпләрендә дә байтак кызыклы чаралар үтүе мәгълүм. Уфадагы татар гимназияләрендә һәм катнаш мәктәпләрдәге татар классларында да бүген махсус дәресләр оештырыла.