news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев: Тузган торактан яңа фатирларга күчкән кешеләрнең күзләре тулы яшь иде

«Кешеләрне фатирларга урнаштырганда, алар бу хәлнең чынбарлык булуына ышанып бетә алмый иде», — дип билгеләп үтте Шәймиев «ТНВ» телеканалына биргән интервьюсында.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тузган торакны бетерү программасы республикада яшәүче меңләгән гаиләнең тормыш шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде. Кешеләр бушлай фатир алганда үз бәхетләренә ышанмый иделәр. Бу хакта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев сөйләде.

«Иң катлаулы вакытта без тузган торакны бетерү программасын эшләтеп җибәрдек. Мин кешеләрнең күз тулы яшь белән фатирлар алуын күрдем. Кешеләрне фатирларга урнаштырганда, алар бу хәлнең чынбарлык булуына ышанып бетә алмый иде. Республика буенча барлыгы 55 мең гаилә бушлай фатир алды. Ә Казанда 33 меңгә якын гаилә бушлай торак шартларын яхшыртты. Бу кешеләрнең күңел хәләтен күрергә кирәк иде. Алар үз бәхетенә ышанып бетә алмый иделәр», — дип билгеләп үтте Шәймиев «ТНВ» телеканалына биргән интервьюсында.

Татарстанның беренче Президентына кичә 85 яшь тулды. Бу уңайдан «ТНВ» телеканалында «Шәймиев» фильмы дөнья күрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100