news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шәһри Чаллы кичләре» дип аталган яңа газета һәр жомга саен чыгачак

«Шәһри Чаллы кичләре»нең һәр саны мавыктыргыч һәм кызык булачак, дип ышандыра баш редактор.

«Шәһри Чаллы кичләре» дип аталган яңа газета һәр жомга саен чыгачак

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллыда яңа газета — «Шәһри Чаллы кичләре» басмасы һәр жомга чыгачак. Монда тормыш мизгелләре, гыйбрәтле хәлләр, язмышлар, кызыклы әңгәмәләр урын алачак.

«Безнең халыкчан газета ясыйсыбыз килде. Халыкка кызыклы һәм файдалы газета чыгару турында коллектив белән күптән уйландык, укучыларыбызның теләк-тәкъдимнәрен ңентекләп өйрәндек. Хәтта газетага исемне дә бергәләшеп сайладык. „Тормыш мизгелләре“, „Язмышлар ярында“ дигән исемнәр арасыннан „Шәһри Чаллы кичләре“ нә тавыш бирүчеләр күбрәк булды», — ди «Шәһри Чаллы» баш редакторы Резидә Юсупова.

Ул «Кичләрен кешеләр нишли соң? дип сорау куя. Эштән соң бераз бушап тормыш турында уйлана, гаиләсе, дуслары белән җыелып киңәш-табыш итә, көлке тыңлый, җырлап күңелен күтәрә. хыялларга бирелә, киләчәккә планнар кора, ди баш редактор.

«Шәһри Чаллы кичләре» шундый рухта, аның һәр саны мавыктыргыч һәм кызык булачак, дип ышандыра Юсупова.

«Газетаның беренче санын социаль челтәрләргә урнаштыргач, аны кайдан алып буласын һәм бәясе белән кызыксынучылар булды. Без Чаллыда аны сатуны оештырачакбыз. Ә теләүчеләр аны яздырып өйләренә дә алырга мөмкин. Проект өстендә талантлы, тәҗрибәле, исемнәре танылган журналистлар, заман белән бергә атлаучы белгечләр эшли. Безнең горурлыгыбыз — ТР атказанган матбугат хезмәткәре Зөлфия Галимова. Ул кешеләрнең күңеленә үтеп керешле, ‚егылып‘ укый торган язмаларыбызның авторы», — дип сөйли баш редактор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100