news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин Хөкүмәтне һәм федераль министрлыкларны дистанцион эшләүгә күчерергә кушты

21 гыйнвардан вице-премьерлар, Хөкүмәт Аппараты һәм шулай ук федераль министрлыклар һәм ведомстволар, аларның территориаль бүлекчәләре һәм ведомство карамагындагы оешмаларның киңәшмәләре мөмкин булганча дистанцион форматта уздырылырга тиеш.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең премьер-министры Михаил Мишустин илебезнең Хөкүмәтен һәм федераль хакимият органнарын эш һәм киңәшмәләр уздыруның дистанцион форматына күчерергә кушты. Бу хакта Хөкүмәтнең рәсми Telegram-каналы хәбәр итә.

Аерым алганда, 21 гыйнвардан вице-премьерлар, Хөкүмәт Аппараты һәм шулай ук федераль министрлыклар һәм ведомстволар, аларның территориаль бүлекчәләре һәм ведомство карамагындагы оешмаларның киңәшмәләре мөмкин булганча дистанцион форматта уздырылырга тиеш.

Моннан тыш, Хөкүмәт Аппараты, федераль хакимият органнары һәм Хөкүмәт каршындагы Аналитик үзәк үз хезмәткәрләрен 21 гыйнвардан башлап мөмкин булганча читтән торып эшләү режимына күчерүне тәэмин итәргә тиешләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100