news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Җәмигъ мәчете төзелешен яклап имза җыю башланды

Текстта әйтелгәнчә, Казансу елгасы ярында Җәмигъ мәчетенең төзелүе беркемнең дә хокукларын чикләми, башка дин әһелләренең хисләрен һәм башка диннәрне рәнҗетми.

Казанда Җәмигъ мәчете төзелешен яклап имза җыю башланды
"Татар-информ" архивы

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Change.org сайтында Казанда Җәмигъ мәчете төзүне яклап имза җыя башладылар. Бу эшне Айрат Сәлахов исемле кеше башлап җибәргән.

«Шәһәрләрдә мәчетләр халыкка актив социаль ярдәм күрсәтә. Милләткә һәм дингә бәйсез рәвештә, мохтаҗларның меңләгән өлеше матди ярдәм һәм азык-төлек җыелмалары ала. Мәчетләр авыр вакытларда җәмгыять өчен терәк, аз керемле кешеләргә һәм, гомумән, һәрьяклап социаль ярдәм күрсәтә. Мәчетләр хәйрия үзәгенә әйләнде», диелә петициядә.

Петицияне хәзерге вакытта 800гә якын кеше имзалаган.

Петициядә әйтелгәнчә, Казансу елгасы ярында Җәмигъ мәчетенең төзелүе беркемнең дә хокукларын чикләми, башка дин әһелләренең хисләрен һәм башка диннәрне рәнҗетми. «Киресенчә, ул социаль иминлек индикаторы булып хезмәт итәчәк һәм Казанның миллионлаган халкы һәм башкала кунакларының тормыш сыйфатына яхшы йогынты ясаячак», дип язылган текстта.

Петиция астында шәрехләмәләр дә җыелган. «Россия Конституциясенең 28 маддәсе гражданнарга дин иреген, индивидуаль яисә башка дин белән бергә тоту хокукын, теләсә кайсы динне ирекле сайлауны, дини һәм башка инануларны алу һәм тарату һәм алар нигезендә эш итүне гарантияли», — дигән адвокат Руслан Нагиев.

«Җәмигъ мәчетләре Казанның һәр районында кирәк, җомга көнне кешеләр урамда намаз укый», — дип язган Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Моңа кадәр Татарстан хакимияте якынча Казанның яңа Җәмигъ мәчете төзелеше урынын билгеләде — аны Казан Кремленең каршы ягында Казансу елгасы ярында төзергә телиләр. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә XIII Гайдар форумы кулуарларында сөйләде, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100