news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә «Чыршы белән хушлашу» бәйрәме булды

Күңелле эстафеталар оештырылды.

Әгерҗедә «Чыршы белән хушлашу» бәйрәме булды
http://agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 21 гыйнвар, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). 19 гыйнварда район мәдәният йорты янындагы мәйданда үзәк чыршы янында «Чыршы белән хушлашу» бәйрәме узды. Программа шактый мавыктыргыч иде.

Балалар өчен уен мәйданчыклары, күңелле эстафеталар оештырылды. Бәйрәм кунаклары әйлән-бәйлән уйнады, җырлар җырлады, табышмакларга җаваплар тапты, конкурсларда катнашты, шигырьләр сөйләде.

Әгерҗелеләр Яңа ел чибәре белән киләсе декабрьгә кадәр очрашырга «сүз куешып» хушлашты. Чара бай эчтәлекле, эмоциональ һәм кызыклы булды. Ахырда теләгән һәркем Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән чыршы янында фотога төшә алды.


news_right_1
news_right_2
news_bot