news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Хисаметдинов: Төерле дерматиттан вакцинация юлы белән котылырбыз дип ышанам

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы сүзләренчә, бу көннәрдә Сарманда табылган чир республикада соңгы тапкыр моннан ике ел элек теркәлгән булган.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сарман районында ике шәхси хуҗалыкта сыерларда төерле дерматит (нодулярный дерматит) табылган. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов бу авырудан вакцинация ярдәмендә котылып булачагын әйтте.

«Андый проблемабыз бар. Вакцинация юлы белән хәл итәрбез дип уйлыйбыз. Ул чир табылган хуҗалыклар тирәсендәге терлеккә вакцинация үткәрелде», — диде ул журналистларга матбугат конференциясендә.

Аның сүзләренчә, бу авыру республикада моннан ике ел элек булган.

«Терлек сатучыларга мөрәҗәгать итәсем килә: терлекне вазгыять имин булган төбәкләрдән, безнең рөхсәт белән генә алып кайтырга, документтан башка терлекне сатып алмаска. Белешмәләр булу кирәк, шул очракта гына чиста терлек сатып ала алабыз», — дип белдерде Алмаз Хисаметдинов.

Төерле дерматит билгеләре: терлекнең температурасы күтәрелә, тиресендә төерләр барлыккка килә, хәле начарлана, аз ашый, чир азса, тиренең эчке катлауларына күчә. Дәвалау тиешле нәтиҗә бирмәсә, малларны юкка чыгаралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100