news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева: Яшьләрне законсыз акцияләрдә катнашырга чакырулары борчый

Татарстан Иҗтимагый палатасы җитәкчесе социаль челтәрләрдәге провокацияләргә бирешмәскә һәм алдагы ял көннәрендә законсыз чараларда катнашмаска чакырды.

Зилә Вәлиева: Яшьләрне законсыз акцияләрдә катнашырга чакырулары борчый
Михаил Захаров

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева балаларын якын көннәрдә санкцияләнмәгән протест акцияләренә чыгарга өндәүчеләрдән зарланучы ата-аналардан дәгъвалар булуга борчыла.

«Әти-әниләрнең борчуын уртаклашам һәм яшьләрнең уйлап эш итүен теләр идем. Провокаторлар аз түгел. Аларның иганәчеләре, яшеренер урыны бар. Алар зыян күрмәс, ә законсыз митингта катнашучылар кешеләргә комачаулык китерә», — диде ул иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча Эксперт советы утырышында.

Ул законсыз акцияне оештыручылар күләгәдә калырга мөмкин, ә провокациягә бирешкән һәм урамга чыккан кешеләр зыян күрә, дип искәртте. «Санкцияләнмәгән митингларга беркем дә битараф булмаячак», — диде спикер.

Вәлиева Татарстан халкының үз фикерләрен законлы юл белән белдерү өчен мөмкинлекләре күп булуына игътибарны юнәлтте.

«Иҗтимагый палата мәйданчыгына килегез. Сораулар бар икән — әйдәгез, аларны бергәләп карыйбыз. Кагыйдә буларак, мондый митингларда бер-берләренә пычрак аталар. Мондый вакыйгаларда уңай нәтиҗәләр булмый һәм проблемалар хәл ителми», — дип искәрттеТР Иҗтимагый палатасы рәисе.

Элегрәк TikTok социаль челтәре балаларны санкцияләнмәгән массакүләм чараларга, аерым алганда, 23 гыйнварда урам йөрешенә җәлеп итү өчен онлайн реклама урнаштыруы хакында хәбәр ителгән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100