news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ЗАГС мәгълүматлары тупланган яңа сервис ясыйлар

Балигъ булмаган балалар турында мәгълүмат 2021 елның җәендә дәүләт хезмәтләре порталының яңа сервисында урнаштырылачак.

Татарстанда ЗАГС мәгълүматлары тупланган яңа сервис ясыйлар
Владимир Васильев

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 ел ахырына кадәр дәүләт хезмәтләре порталында гражданнарга үзләре һәм балигъ булмаган балалары турындагы ЗАГС мәгълүматларын электрон рәвештә алырга мөмкинлек бирә торган сервисны эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виталий Колесников бүген Татарстан ЗАГС идарәсе коллегиясендә сөйләгәнчә, хәзер Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән актив эш алып барыла.

«Дәүләт хезмәтләре порталында „Шәхси кабинет“ кулланучы һәр кеше якынча июль аеннан үзе һәм балигъ булмаган балалары турындагы ЗАГСта булган мәгълүматларын ала алачак», — диде ул.

Спикер берничә яңалык турында сөйләде. Гражданлык хәле актларын теркәүнең бердәм дәүләт реестры порталы дизайны һәм ЗАГС хезмәткәренең «шәхси кабинеты» булдырылган. Хәзер ЗАГСның һәр хезмәткәре отчет ясый һәм аларны «шәхси кабинет»ка йөкли ала.

«ЗАГС реестры» мобиль кушымтасы дизайны ясалган. Мобиль кушымта ярдәмендә кулланучылар мөрәҗәгатьләре торышын тикшерә ала. Быел дәүләт пошлинасын турыдан-туры мобиль кушымтада түләү мөмкинлеген гамәлгә ашыру планлаштырыла, диде Колесников.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100