news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2 айда COVID-19 мәсьәләләре буенча кайнар линиягә 60 мең шалтырату килгән

Көн саен 122 бердәм номерына яңа коронавирус инфекциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча 2 меңгә якын шалтырату килә.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда ике ай эчендә COVID-19 мәсьәләләре буенча кайнар элемтәгә 60 меңгә якын шалтырату килгән.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Яңа коронавирус инфекциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча 122 бердәм номеры республикада узган елның 25 ноябреннән эшли башлады. Ике ай эчендә генә дә кайнар элемтәгә 59 меңнән артык шалтырату килгән.

Көн саен республикада яшәүчеләрнең сорауларына 60 оператор җавап бирә. Көненә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча 2 меңгә якын шалтырату килә.

Татарстанлылар күбесенчә поликлиникаларның эш режимы, табиб һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакырту, дару сатып алу мөмкинлеге, шулай ук коронавируска каршы прививка ясатуга бәйле сораулар бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100