news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә экологиягә зыян салмый торган машинага транспорт салымы бетерелергә мөмкин

Двигательнең күләме 1 литрдан артмаган автомобиль сатып алучыларга субсидия бирү һәм электр транспорты җитештерүчеләрне стимуллаштыру мөмкинлеге потенциаль чаралар рәтендә карала.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә экологиягә зыян китерми, аерым алганда, газ-мотор ягулыгында эшли торган автомобильләргә транспорт салымын гамәлдән чыгарырга яки киметергә мөмкиннәр.

РФ Икътисади үсеш министрлыгында шундый мөмкинлекне карыйлар, дип яза «Известия» газетасы.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, әлеге чара илдәге экологик хәлне яхшыртырга һәм транспорттан атмосферага бүленеп чыккан зарарлы матдәләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк. Кайбер төбәкләрдә мондый тәҗрибә кулланыла инде, әмма хәзер ташламаларны федераль дәрәҗәдә карарга тәкъдим ителә.

Двигательнең күләме 1 литрдан артмаган автомобиль сатып алучыларга субсидия бирү һәм электр транспорты җитештерүчеләрне стимуллаштыру мөмкинлеге потенциаль чаралар рәтендә карала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100