news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радий Хәбиров эшлекле башкорт милли костюмы турында документны раслады

Хатын-кызларның да, ир-атларның да эшлекле киеме бер генә төстә булырга тиеш һәм аны ирекле стильдәге кием-салым белән бергә кияргә ярамый.

Радий Хәбиров эшлекле башкорт милли костюмы турында документны раслады
Владимир Васильев

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров эшлекле чараларда кию өчен стильләштерелгән башкорт костюмы тасвирламасын раслады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

«Кагыйдәләр дәүләт хезмәткәрләренә, муниципаль түрәләргә, республика дәүләт органнары карамагындагы оешма җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә кагыла», — диелә «Башинформ» хәбәрендә.

Документта әйтелгәнчә, ир-атлар өчен стильләштерелгән эшлекле башкорт костюмы авыш почмак белән ярымбасып тора торган якалы казакин, лампаслы яки классик чалбар, бер төсле күлмәк (күзгә бик ташланмаган чигүе булуы мөмкин), костюмга килешле классик варианттагы аяк киеменнән тора.

Шулай ук ир-атлар костюмны камзул, күзгә артык ташланмый торган билбау-пута, түбәтәй, кашлы һәм мөһерле йөзек белән тулыландырырга мөмкин.

Хатын-кызларның стильләштерелгән башкорт эш костюмына беләкнең кимендә өчтән ике өлешен каплаган җиңле күлмәк, күзгә артык ташланмаган чигүле блузка һәм итәк, эшлекле пиджак яки жилет, камзул, шулай ук костюм белән килешле классик аяк киеме керә.

Алар шулай ук күзгә артык ташланмаган зәркән бизәнү әйберләре һәм бижутерия һәм башка шундый әйберләр куллана ала.

Хатын-кызларның да, ир-атларның да эшлекле киеме ачык булмаган бер генә төстән булырга тиеш һәм аларны ирекле стильдәге кием-салым, аяк киеме белән бергә кияргә, шулай ук классик стильгә туры килми торган прическадан булырга ярамый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100