Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Былтыр Татарстанның 57 мәктәбендә кайнар ризык ашатуда хилафлыклар ачыкланган
Марина Патяшина ата-аналардан салкын булуы аркасында ризыкны ашап бетермәүгә кагылышлы шикаятьләр булганын искәртте.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган елда Татарстанның 57 мәктәбендә кайнар ризык белән тукландыруда хилафлыклар табылган.
Коллегия утырышында хәбәр ителгәнчә, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) мәктәпләрнең 27 процентын, тукландыруны оештыру буенча барлык операторлар һәм ризык белән тәэмин итүчеләрне тикшергән.
Идарә башлыгы Марина Патяшина 2020 елда 200 меңнән артык башлангыч сыйныф укучыларының туклануын оештыру процессы контрольдә тотылуын әйтте. Ул ата-аналардан салкын булуы аркасында балалары ризыкны ашап бетермәүгә кагылышлы шикаятьләр булганын искәртте.
«Барлык хилафлыклар һәр мәктәп белән җентекләп тикшерелде», — диде Марина Патяшина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз