news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кузьмин «Татарстан 24» телеканалына җитәкче итеп билгеләнде

Татарстанның иң зур челтәрле телеканалы татар телендә телетапшырулар оештырачак.

Андрей Кузьмин «Татарстан 24» телеканалына җитәкче итеп билгеләнде

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Танылган тележурналист һәм алып баручы Андрей Кузьмин бүген «Татарстан 24» телеканалы коллективына җитәкче сыйфатында тәкъдим ителде. Татарстанның иң зур челтәрле телеканалы татар телендә телетапшырулар оештырачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте. 

«Минемчә, бу кадрлар карары телеканал позициясен җитди көчәйтәчәк. Андрей Кузьмин — Татарстанда танылган журналист, телевидениедә эшләү тәҗрибәсе зур булган кеше. Үз вакытында ул „Татарстан 24“ телеканалын булдыру өчен күп көч куйды», — диде Садыйков.

Генераль директор сүзләренчә, Андрей Кузьмин алдына контентны сыйфатлы яңарту, шул исәптән татар телендә телепрограммалар чыгара башлау бурычы куелган.

«Телеканалга яңарырга, мәгълүмат бирүнең яңа формаларын эзләргә, яңа телетапшырулар булдырырга, яңа проектлар эшләтеп җибәрергә кирәк. Безнең өчен Туган телләр елында „Татарстан 24“ нең татар телендә тапшыру хокукы алуы бик мөһим. Шуңа күрә телеканалның төп бурычы — бу юнәлештә эшне көчәйтү, татар телендә программалар чыгару», — дип искәртте Садыйков.

 «Татарстан-24» телеканалы 2016 елда KZN дәүләт телеканалы һәм «Эфир-24» шәхси каналы базасында оештырылган иде. Телеканалның тапшырулар нигезен һәр сәгать башында яңалыклар чыгару тәшкил итә.

Телеканалны яңалыклар контенты белән Татарстан районнарында оештырылган «Татмедиа» АҖ телекомпанияләре тәэмин итә. «Татарстан-24» телеканалының яңалыклар хезмәте көннең тулы картинасын тудыра — республикада, илдә барган хәлләрне күзәтеп тора һәм бу хакта беренче булып тамашачыга хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100