news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан юлларында урнаштырылган күрсәткечләрнең ике телдә булуы таләп ителә

Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законның үтәлеше буенча совет утырышында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин чыгыш ясады.

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан юлларында урнаштырылган юлкүрсәткечләрнең ике дәүләт телендә булуы таләп ителә һәм моны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тикшереп тора. Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законның үтәлеше буенча совет утырышында ясаган чыгышында министр Ленар Сафин 2019 ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләрнең яхшыра баруы турында әйтте.

Татарстан юлларында урнаштырылган 11925 юл күрсәткеченең 7984 меңе ике дәүләт телендә язылган. Министр сүзләренчә, 2019 елда урнаштырылган 828 юл күрсәткеченең барысы да, законга туры китерелеп, рус һәм татар телләрендә урнаштырылган.

“Якынча исәпләүләр буенча республика биләмәсендәге юл билгеләрен алыштыру өчен 191 млн. сум акча сорала. Хәзерге вакытта 5 меңнән артык юл билгесен алыштырырга кирәк”, - диде министр.

“Республикадагы җәмәгать транспорты тулысы белән ике телдә игълан бирүче инфоматлар белән җиһазландырылган. Бу - 1 787 берәмлек транспорт чарасы. Шәһәр яны поездларында һәм метроларда мәгълүмат ике телдә яңгырый. Республикада 24 тимер юл вокзалы, 24 автовокзал, 1 елга вокзалы һәм өч аэропорт бар. Шуларның 23 ендә халыкка ике телдә хезмәт күрсәтелә”, - дип санап үтте ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Утырышта ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сафаров, ТР Премьер министры урынбасары Васил Шәйхразиев, министрлык вәкилләре һәм район җитәкчеләре катнашты. Министрлык вәкилләре республикада дәүләт телләре турында законнар үтәлешенең үз ведомостволары җаваплы булган күрсәткечләре буенча нәтиҗәләр ясадылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100