news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан каты коммуналь калдыкларны аерым җыя башларга тулысынча әзер

РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы Россия субъектлары алдына инде быел ук чүп-чарны аерым җыюга күчү бурычын куйды.

Татарстан каты коммуналь калдыкларны аерым җыя башларга тулысынча әзер
архив/Михаил Захаров

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан каты коммуналь калдыкларны аерым җыя башларга тулысынча әзер. Бу хакта РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство төбәкләргә инде быел ук чүп-чарны аерым җыюга күчү бурычын куйды. Әлеге уңайдан катнаш һәм аерым җыелган калдыклар (кәгазь, пластик, пыяла, металл) өчен ике контейнерлы системалар кертү күздә тотыла.

«Бу җәһәттән 12 төбәкне (Орел өлкәсе, Ставрополь крае, Кабарда-Балкар Республикасы, Коми Республикасы, Карачай-Черкас Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Төньяк Осетия Республикасы, Мәскәү, Тула өлкәсе, Брянск өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Татарстан Республикасы) атап үтәргә мөмкин. Алар чүп-чарны аерым җыюга күчәргә әзер», - диелә хәбәрдә.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илдус Насыйров хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикадагы контейнер мәйданчыкларының 21 процентында калдыкларны аерым җыю оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100