news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе сайтында Интернет радио эшли башлады

Тест режимында «Татарстан авазы» дип исемләнгән татарча интернет-радио эшен башлап җибәрә.

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе сайтында Интернет радио эшли башлады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе сайтында тест режимында тәүлек буе татарча эшли торган музыкаль «Татарстан авазы» дип исемләнгән интернет-радио эшли башлады, дип хәбәр итә үзенең фейсбук битендә Раил Садретдинов.

Бу яңалыкны якыннарга, дусларга, туганнарга ирештерүнең мөһим булуы әйтелә хәбәрдә. «Татарстан авазы» интернет-радиосында классик җырларны, эстрада, халык җырларын, инструменталь әсәрләр тыңларга була.

«Һәр көнне 20:45 минутта нәниләр өчен «Әкияттә кунакта» тапшыруы. Татарстан радиосының алтын фондын тәшкил иткән зур форматтагы тапшыруларны — әдәби-музыкаль композицияләрне, радиоспектакльләрне, әдәбият, сәнгать әһелләре белән әңгәмәләрне төнге сәгатьләрдә тыңлап була», — дип белдерелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100