news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Пенсия фонды илдә пенсионерлар саны 800 мең кешегә кимүен теркәгән

2020 елда россиялеләр пенсия яше артуга бәйле рәвештә эшләвен дәвам итәчәк.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Пенсия яше артуга бәйле рәвештә, быел Россиядә 800 мең кеше пенсиягә чыкмаячак, ә эшләвен дәвам итәчәк. РФ Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов «Российская газета»га шул хакта хәбәр итте.

«2020 елда 800 мең кешенең пенсиягә чыгуы кичектерелә», - дип искәртте Дроздов.

Алга таба лаеклы ялга вакытыннан алда чыгучы гражданнарның саны артачак. Өстәвенә, әлеге төркемдә сизелерлек өлешне күп балалы аналар тәшкил итә, диде ул.

Узган елда Татарстанда пенсиягә чыгучылар саны 2018 елга караганда 17 меңгә кимрәк булган. Бу пенсия яше артуга гына түгел, ә башка пенсия түләүләренең күләме үзгәрү белән дә бәйле, дип искәрттеләр РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәтендә.

«2018 һәм 2019 елларда пенсиягә чыгучылар санын чагыштырып карарга мөмкин, анда республика буенча 17 меңгә якын аерма килеп чыга. Без нәкъ менә билгеләнгән пенсияләргә карап кына шулай дип әйтә алабыз. Әмма бу пенсия яше артуга гына бәйле түгел. Чөнки пенсия картлык буенча гына билгеләнми, шулай ук инвалидлык буенча пенсияләр, инвалид балалар һ.б. да бар», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» агентлыгы быелның гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре артуы, моның үзмәшгульләргә кагылуы хакында хәбәр иткән иде инде. РФ Пенсия фондында исә пенсиягә вакытыннан алда чыгу алымы турында сөйләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100