news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Хөснуллин кандидатурасы Россия вице-премьеры вазифасына карала

Хөснуллин төзелеш мәсьәләләрен алып барган элеккеге вице-премьер Виталий Мутконы алмаштырачак.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының элеккеге башлыгы Марат Хөснуллин шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча Россия Премьер-министры урынбасары вазифасына билгеләнергә мөмкин. Бу хакта РБК Россия Министрлар Кабинетындагы чыганакларга сылтама белән хәбәр итә.

«Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Хөснуллин яңа хөкүмәт вице-премьеры булачак, бу хакта РБКга Министрлар Кабинетына якын биш чыганак әйтте», — дип билгеләп үтә басма. Хөснуллин төзелеш мәсьәләләрен алып барган элеккеге вице-премьер Виталий Мутконы алмаштырачак.

Казанда туып-үскән Марат Хөснуллин ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгын 2001 елдан 2010 елга кадәр җитәкләде. Аның катнашында Казанда 2013 елгы Универсиадага җәлеп ителгән спорт объектлары төзелеше башланды.

2010 елның ноябрендә Хөснуллин Мәскәү шәһәренең шәһәр төзелеше Департаменты җитәкчесе, ә аннары шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча Россия башкаласы вице-мэры итеп билгеләнә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100