news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илкүләм проект буенча Кукмара районында Балтач-Шәмәрдән юлы төзекләндереләчәк

Төзекләндерү эшләре 38 миллион 448 мең 554 сумны тәшкил итә.

Илкүләм проект буенча Кукмара районында Балтач-Шәмәрдән юлы төзекләндереләчәк
архив

(Кукмара, 21 гыйнвар, "Татар-информ», «Хезмәт даны»). 2020 елда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Кукмара районына керүче Балтач-Шәмәрдән юлын төзекләндерергә планлаштыралар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Юлның озынлыгы — 3,25 чакрым. Төзекләндерү эшләре 38 миллион 448 мең 554 сумны тәшкил итә.

2019 елның гыйнварыннан Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган 12 илкүләм проектның берсе — «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары».

Быел Татарстанда әлеге илкүләм проект буенча 44 юл челтәре объектын ремонтлаячаклар.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100