news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Элемтә министрлыгы социаль челтәрләргә бушлай керү мөмкинлеге булдырырга планлаштыра

Ведомство операторлар өчен компенсацияләр механизмын эшләячәк.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы россиялеләр өчен социаль челтәрләргә, мессенджерларга һәм эзләнүләргә бушлай керү мөмкинлеген булдыруны кире какмый, шул ук вакытта операторлар өчен компенсацияләр механизмын эшләп чыгара. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Ведомство матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, хәзерге вакытта социаль әһәмиятле ресурслар: социаль челтәрләр, мессенджерлар һәм эзләнүләр исемлеге тикшерелә.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына еллык Юлламасында бөтен Россия буенча ил ресурсларына бушлай Интернетка керү тәэмин ителәчәк, дип белдерде.


news_right_1
news_right_2
news_bot