Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда беренче тапкыр район хакимиятенә җитәкче итеп хатын-кыз билгеләнде
Зөһрә Гордиенко тумышы белән Учалы авылыннан, гомер буе диярлек социаль өлкәдә эшләгән, соңгы 8 елда Учалы районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын биләгән.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Зөһрә Гордиенко Башкортстанның Кыйгы районы хакимияте башлыгы итеп билгеләнде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Ул – республикада муниципалитет башлыгы булган беренче хатын-кыз. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, җирле совет депутатларына аның кандидатурасын тәкъдим итеп, аның эшлекле һәм һөнәри сыйфатларын билгеләп үтте.
«Зөһрә Мәүлетбай кызы тумышы белән Учалыдан, гомер буе диярлек социаль өлкәдә эшләгән, соңгы 8 елда ул Учалы районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын биләде. Ул энергиясе ташып торган җитәкче, аның кандидатурасын хуплавыгызны сорыйм», - дип искәртте Радий Хәбиров.
Кыйгы районы советы депутатлары Зөһрә Гордиенко кандидатурасын бертавыштан хуплады һәм аны район хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз