news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Аэрофлот» очкычларының берсенә Муса Җәлил исеме биреләчәк

Татарстан - «Россия тимер юллары» ААҖ белән тимер юл вокзалында Салих Сәйдәшев маршын башкару турында килешү төзегән илнең бердәнбер субъекты.

«Аэрофлот» очкычларының берсенә Муса Җәлил исеме биреләчәк
архив/Михаил Захаров

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). «Аэрофлот» компаниясе очкычларының берсенә татар шагыйре Муса Җәлил исеме биреләчәк. Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законны гамәлгә ашыру советы утырышында шул хакта хәбәр итте. Киңәшмә ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.

«Бу – моңарчы күрелмәгән очрак. Узган елның ахырында „Аэрофлот“ генераль директорыннан хәбәр килде. „Аэрофлот“ очкычларының берсенә Муса Җәлил исеме биреләчәк», - диде спикер.

Аның әйтүенчә, республикада тимер юл вокзаллары һәм аэропортлары биналары һәм территорияләрендә халыкка ике дәүләт телендә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсенең артуы күзәтелә.

«Республика территориясендә 52 транспорт инфраструктурасы объекты (24 тимер юл вокзалы, 24 автовокзал, бер елга вокзалы һәм өч аэропорт) бар. Шуларның 23ендә халыкка ике дәүләт телендә мәгълүмати хезмәт күрсәтелә», - диде министр.

Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, Татарстан - «Россия тимер юллары» ААҖ белән тимер юл вокзалында Салих Сәйдәшев маршын башкару турында килешү төзегән илнең бердәнбер субъекты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100