ТРда компьютер икътисад программасы буенча конкурска йомгак ясадылар

Татарстанда “Икътисадны һәм менеджменты модельләштерү” компьютер икътисад программасы буенча республика конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанда “Икътисадны һәм менеджменты модельләштерү” компьютер икътисад программасы буенча республика конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды.
Конкурсны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казанның “Достижения молодых” үзәге оештырды.
Конкурста Казан, Түбән Кама, Әгерҗе, Болгар, Лениногорск, Әлмәт, Зәй, Буа, Мамадыш, Питрәч һәм Сарман мәктәпләреннән 23 команда катнашты. Конкурстан тыш бәйгедә Самараның 82нче мәктәбе командасы да бар иде.
Виртуаль компания белән идарә итүне модельләштерү барышында бәйгедә катнашучылар ике тур узды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Конкурсның финал турына эләгү өчен ярымфиналда барлык командалар иң яхшы нәтиҗәгә ирешергә тырышты.
Финалга иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 8 команда узды. Конкурста җиңүне Казанның 83нче лицее яулады. Икенче урында – 19нчы гимназия (Казан) һәм өченче урында – Әгерҗенең 4нче мәктәбе.
Конкурста беренче урын алган команда Бөтенроссия МЭМ-2008 Кубогында катнашачак. Ул 2008 елның апрелендә Интернет челтәрендә онлайн режимында узачак.