news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
30 яшьлек хатынны үтерүдә гаепләнүче өч затка карата җинаять эше буенча суд хөкеме чыгачак
Куркыныч җинаять кылуда катнашкан Казанда яшәүче ике кыз һәм бер ир-ат 30 яшьлек хатын-кызны үтерүдә гаепләнә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Республика прокуратурасы суд карамагына 30 яшьлек хатын-кызны үтерүдә гаепләнүче өч затка карата җинаять эшен тапшырган.
Куркыныч җинаять кылуда катнашкан Казанда яшәүче ике кыз һәм бер ир-ат хәзерге вакытта сак астында тотыла. Элек хөкем ителгән 25 яшьлек Ульяна Глазухина, 17 яшьлек Алена Перова һәм берничә тапкыр рәшәткә артында утырган 33 яшьлек Андрей Семенов, тикшерү фаразлары буенча, Наталья Писареваны үтергән.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, аяныч вакыйгалар узган елның 12 апреленнән башлана. Ул көнне өч дус кыз – Перова, Глазухина һәм Писарева очрашуны яхшы гына билгеләп үтәргә карар кыла. Моңа сәбәп булып, Глазухинаның әбисенең туган көне дә өстәлә. Аек халәтне югалтып, алар Чуйков урамына юл ала. Биредә Глазухина белән яшәүче ир-ат дусты белән шулай ук бәйрәм итеп утырган була. Перова тәкъдиме буенча, күңелле компания Казанның Белинский урамында урнашкан “Ветеран” бакчачылык ширкәтенә юл тота. Алай гына да түгел, Перова, компаниянең башка әгъзаларына, бакча йорты хуҗасыннан көтелмәгән визит өчен ризалык алу турында ялган җиткерә.
Тикшерү версиясе буенча, юлда спиртлы эчемлекләр алып, компания керү ишегендәге йозакның биген ватып, банкетны шунда дәвам иткән. Алкоголь белән ярсып киткән Писарева үзе өстеннән контрольне югалта һәм ачык формада Глазухинаның иптәше – Андрей Семеновка игътибар билгеләре күрсәтә башлый. Писареваның нык исерүен көткән дус кызлары, аны җәзаларга уйлый һәм ул урамга чыккач, тимер торба белән чиратлашып башына бәрергә тотына. Бу Глазухинага аз кебек тоела һәм ул пыяла кисәге алып, Писаревага эче һәм күкрәк читлеге тирәсенә суга. Яшәү билгеләре юкка чыккач, Перова талау күренешен имитацияли башлый һәм йорт хуҗасына җитди матди зыян китереп, тәрәзәләр вату эшенә керешә. Аннан соң, тикшерү фаразларына караганда, Писареваның әле исән булуына инанып, сәнәк белән күкрәк читлегенә чәнчи башлый. Аннан соң, алар өчесе җансыз гәүдәне полиэтилен кисәгенә төреп, якындагы дача участогына китереп ата һәм өйләренә таралыша. Семенов бакча өеннән магнитофонны да кыстырып алып китә.
Гаеплеләрне РФ Җинаять Кодексының берничә маддәсе буыенча җәза көтә. Аларга мөнәсәбәтле булган маддәләрнең иң кискене – үтерү буенча, җәза сыйфатында иректән мәңгелеккә мәхрүм итү каралган, дип белдерә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot