news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәфис Сәйфуллин «Ярдәм» фондының яңа атамасында татар сүзе кулланмау сәбәбен аңлатты

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды хәзер «Ярдам — Помощь» гомуммилләт хәйрия фонды дип атала.

Рәфис Сәйфуллин «Ярдәм» фондының яңа атамасында татар сүзе кулланмау сәбәбен аңлатты
Рамил Гали

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казанның «Ярдәм» мәчете имамы Рәфис Сәйфуллин «Ярдәм» фонды атамасындагы үзгәрешләрнең сәбәбен һәм «ярдәм» сүзенең татарча язылмау сәбәбен аңлатты.

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының атамасына үзгәрешләр кертелгән. Хәзер ул «Ярдам — Помощь» гомуммилләт хәйрия фонды дип атала.

«„Ярдәм» дигәч, ул татар теленнән тәрҗемә иткәндә «помощь» була дип аңлата идек. Без хәзер «а» хәрефе аша язылабыз. Ул рус телендә аралашкан кешегә аңлашылсын өчен эшләнгән. «Ярдәм» бренд буларак үзен танытты. Без үзебезнең республика белән генә чикләнмибез, фонд исемен милли татар контекстында калдыру, безнеңчә, дөрес түгел», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, бу карарны фонд җитәкчелеге кабул иткән, кирәкле документлар инде алынган. «Ул безнең турыда күбрәк кеше белсен, ярдәм ала алсын һәм киләчәктә фонд үссен өчен эшләнелде», — дип аңлатты хәзрәт. 

«Фонд исеменнән без „ислам“ сүзен алдык. Безнең эшчәнлек бер конфессия белән генә чикләнми. Унбиш елга якын вакыт дәвамында без төрле милләт һәм конфессия кешеләренә ярдәм күрсәтәбез. Башка конфессия кешеләре, чит төбәктә яшәүчеләр безгә мөрәҗәгать иткәндә шикләнмәсен, милли яки дини компонент бар дип уйламасын. Исемне үзгәртү шуның өчен кирәк», — ди ул. 

Рәфис хәзрәт ребрендинг файдага булыр дигән өметен әйтте. «Фондка ярдәм итәргә теләгән кешеләр саны да артыр дип өметләнәм», — ди ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100