news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә татар милли-мәдәни автономияләре өчен «Уңыш» бәйгесендә остаханә оештырылган

Проектта катнашып, җиңү яулаган төбәк автономияләре җитәкчеләренә премия алу өчен сертификатлар бүләк иткәннәр.

Мәскәүдә татар милли-мәдәни автономияләре өчен «Уңыш» бәйгесендә остаханә оештырылган
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Мәскәүдә Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советының киңәйтелгән утырышы узган. «Уңыш» бәйгесе кысаларында алар өчен остаханәләр үткәрелгән.

«Төбәкләрдә эшләүче җирле автономия рәисләре һәм андагы татар мәдәният үзәк җитәкчеләре өчен грантлар язу буенча дәрес, остаханәләр үткәрелде. Төбәкләрдән килгән вәкилләр алдында Мәскәү югары уку йорты укытучылары, Милләтләр эше буенча федераль агент хезмәткәрләре чыгыш ясады», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин.

Аның әйтүенчә, утырышта илебезнең 36 төбәгеннән йөздән артык вәкил катнашкан. «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Россия Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов утырыш башланыр алдыннан төбәкләрдә автономияләргә яңа сайланган рәисләргә таныклык, билгеләр тапшырды», — диде ул.

Моннан тыш, федераль автономия рәисе «Уңыш» проектында катнашып җиңү яулаган төбәкләргә премия алу өчен сертификатлар бүләк иткән. Алар арасында Кемерово, Пермь, Омск өлкәләре, Удмуртия һәм Башкортстан республикалары бар. Проект барышында һәр милли-мәдәни автономия үзенең эшчәнлеге белән таныштырган.

«Илдар Гыйльметдинов төбәк татар лидерларының сорауларына җавап бирде, мәктәпләрдә татар теле укыту мәсьәләләренә тукталды, шулай ук милли автономия турындагы федераль законга үзгәрешләр кертү хакында аңлатты», — диде Рәмис Сафин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100