news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният волонтерлары Ветераннар йортында хәйрия концерты күрсәтәчәк

Бу атнада мәдәният волонтерлары өчен «Яшьләр. Мәдәният. Менеджмент» форумы уза.

Мәдәният волонтерлары Ветераннар йортында хәйрия концерты күрсәтәчәк
Рамил Гали

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 21-24 декабрьдә мәдәният өлкәсендәге волонтерлар өчен «Идел» яшьләр үзәгендә «Яшьләр. Мәдәният. Менеджмент» республика форумы була. Форум кысаларында Казанның ветераннар йортында Яңа ел концерты оештырыла.

Оештыручылар сүзләренчә, форум быел икенче тапкыр үткәрелә. Форум директоры Гөлфия Мотыйгуллина әйтүенчә, форумда төрле юнәлештәге мастер-класслар була. Мәскәү, Хакасия республикасыннан килгән белгечләр дә дәрес бирәчәк. Форумда катнашу өчен алтмыштан артык кешедән гариза килгән.

«Форум кысаларында без Казан ветераннар йортында концерт куябыз. Бик күп дәресләр булачак. Соңыннан катнашучылар үз проектларын тәкъдим итә. Беренче форумнан соң бик күп яңа активистлар барлыкка килде, Татарстан районнарында волонтерлар хәрәкәте үсеш алды. Баулы, Чирмешән, Тәтеш районнарында көчле командалар барлыкка килде», — ди ул.

Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, мәдәният өлкәсендә волонтер булу яңа мөмкинлекләр ача.

«Мәдәният өлкәсендә лидерлар позициясенә җитү мөмкинлеге дә бар. Волонтерлар — ихлас күңелдән мәдәният өлкәсе өчен хезмәт иткән кешеләр. Без 2500 кеше белән генә чикләнмәбез дип уйлыйм, бик зур волонтерлар армиясе җыелыр дип өметләнәм», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Яшьләр эшләре министрлыгының социаль проектлар һәм һөнәри тормышка ашыру бүлеге җитәкчесе Наталья Пивоварова сүзләренчә, Татарстанда барысы 88 меңнән артык волонтер бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100