news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында 31 декабрьне даими рәвештә ял көне итәргә тәкъдим иттеләр

Парламентарий Яңа ел алды көнендә эшкә игътибарны туплау кыенлыгын искәртте.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты Кравченко 31 декабрьне даими нигездә ял көне итәргә тәкъдим итте.

Россия халкыр Яңа елны каршылауга әзерлек мөмкинлегенә ия булырга тиеш, шуңа күрә 31 декабрьне даими рәвештә ял көне итәргә кирәк. Бу хакта «URA.RU» агентлыгы белән әңгәмә вакытында Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Денис Кравченко белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости

Ул киләчәктә 31 декабрь ял көне булу ихтималын белдерде, әмма бу хакта төгәл мәгълүмат юк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot