news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

18 яшькә кадәр баласы булган һәр гаилә әгъзасына айлык түләү турында проект әзерләнде

Мондый социаль ярдәм алырга хокуклы Россия гражданнарының саны 60 миллионга җитә.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасына 18 яшькә кадәрге баласы булган һәр гаилә әгъзасына унар мең сум күләмендә айлык түләү кертү турында закон проекты тапшырылды. «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясе депутатлары шундый инициатива белән чыкты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Закон проекты тарафыннан тәкъдим ителгәнчә, беренче, икенче... бала тууга (уллыкка алу) бәйле рәвештә айлык түләү алу хокукына, гаиләнең барлык әгъзалары да Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче РФ гражданнары булган очракта, беренче һәм аннан соңгы балалары туган (уллыкка алынган) һәр гаилә әгъзасы хокуклы», - диелә проект авторларының аңлатма язуында.

Беренче, икенче ... бала тугач яки уллыкка алганнан соң гаиләнең һәр әгъзасына айлык түләү кертү турында закон кабул ителгән очракта, канун үз көченә кергән вакытта (2022 елның 1 гыйнвары) гаиләдә ким дигәндә бер бала булса шундый хокук барлыкка килә.

Мондый социаль ярдәм алырга хокуклы Россия гражданнарының саны 60 миллионга җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100