news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җылы һава торышы саклана

Көндез 3 градуска кадәр җылы булачак

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына карагында, иртәгә республикада аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми.

Алдагы төндә Татарстанда 5-10, көнчыгышта һәм түбән урыннарда 15 градуска кадәр салкын. Көндез 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылыта. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында - иң җылысы, көнчыгышта иң салкыны булачак.

26 февральдә Казанда аязучан болытлы һава, явым-төшемсез. Төнлә 7-9 градуска кадәр салкын. Көндез һава 2 градуска кадәр җылыначак.

27 февральгә каршы төндә Татарстанда болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми, термометр баганалары - 6-11, көнчыгыш һәм түбән урыннарда 16 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.                

news_right_1
news_right_2
news_bot