news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда чүп эшкәртү предприятиесен 2020 елның беренче яртысында төзи башлаячаклар

Генподрядчыны сайлаганда инвестор компетенциягә һәм тәҗрибәгә игътибар итә, республика компанияләре дә карала.

Татарстанда чүп эшкәртү предприятиесен 2020 елның беренче яртысында төзи башлаячаклар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Осиново бистәсендә калдыкларны термик зарарсызландыру заводы 2020 елның беренче яртысында төзелә башлаячак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «АГК-2» ҖЧҖ («РТ-Инвест» компаниясе-предприятие инвесторы составына керә) башкарма директоры Рамил Нигъмәтуллин шул хакта әйтте.

«Хәзерге вакытта Россия законнарында каралган барлык экспертизалар да тәмамланды. Баш дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе алынды. Без подрядчы оешманы сайлау буенча конкурент процедуралар уздырабыз», — дип билгеләп үтте ул.

Конкурста катнашучылар арасында чит ил, Россия һәм Татарстан предприятиеләре бар. «Беренче чиратта, әлбәттә, подрядчы компетенциясенә һәм аның тәҗрибәсенә игътибар итәбез. Республикада химия, нефть химиясе, эшкәртү, энергетикада югары технологияле производстволар саткан предприятиеләр җитәрлек», — дип ачыклык кертте Нигъмәтуллин.

Проектка инвестицияләр якынча 25 млрд. сум тәшкил итәчәк. Объектта 98 эш урыны булдырылачак

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100