news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 28 декабрь хезмәткәрләрнең язма ризалыгы белән генә эш көне була ала

28 декабрьдә хезмәткәрләрне эшкә җәлеп итү карары кабул ителсә, бу эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). 31 декабрь урынына шимбә, 28 декабрьдә оешма хезмәткәрләренең язма ризалыгы белән генә эшкә җәлеп итәргә мөмкин. Бу хакта журналистларга Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры башлыгы Эльмира Зарипова сөйләде.

«422нче күрсәтмәдә бу Россия Хезмәт кодексының 113нче һәм 115нче маддәләрен исәпкә алып башкарылырга тиеш, дип күрсәтелгән. Оешма эчендә норматив акт төзелергә, анда җитәкче имза куярга тиеш. Бу эш хезмәткәрләрнең язма ризалыгы белән алып барылырга тиеш, беренчел профсоюз оешмасы булса, шулай ук аның ризалыгы белән», — диде министр.

Әгәр дә хезмәткәрләр үзләре 28 декабрьдә эшләргә теләк белдерсә, бу көнне алар кыскартылган график буенча эшләргә тиеш.

«Хезмәткәрләр үзләре 28 декабрьдә эшләргә теләк белдерсәләр, аларга да бу нормалар кагыла. Шул ук вакытта 31 декабрьдә бәйрәм алды көне булып торуына да игътибар итәсе килә, димәк, эш вакыты бер сәгатькә кыскара. Вакыт нормасын исәпкә алып, эш бирүче 28 декабрьне хезмәткәрләрне эшкә җәлеп итәргә карар иткән икән, бу көн дә бер сәгатькә кыскартылырга тиеш», — дип өстәде Эльмира Зарипова.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика халкының 31 декабрьне ял көне дип игълан итү инициативасы буенча фикерләрен белү өчен Инстаграмда ачык тавыш бирүне башлап җибәрде. Республика халкы идеяне хуплады.

Татарстан җитәкчесенең Яңа ел алдыннан эш көнен 28 декабрьгә күчерү турындагы күрсәтмәсе дәүләт хезмәте хезмәткәрләренә кагыла. Моннан тыш, республика предприятиеләренә һәм оешмаларына 31 декабрьне хезмәткәрләр өчен ял көне дип игълан итәргә тәкъдим ителде. Бу хакта брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100