news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2020 елда табибларга яман шеш авыруын ачыклаган өчен премия түләнәчәк

Кайбер төбәкләрдә мондый премияләр түли башлаганнар.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе елдан медицина хезмәткәрләре өчен яман шешне профилактик тикшерү яки диспансеризация үткәргәндә беренче тапкыр ачыклаган һәр очрак өчен стимуллаштыру түләүләре каралган. Бу программага Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды бюджетыннан 1,2 млрд сум бүлеп бирелә. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Бу түләү 1 мең сум тәшкил итәчәк — 500 сум табибка һәм 500 сум диагностика уздырган белгечкә.

Башкортстанда табибларга быелның июль аеннан яңа программа буенча түли башлаганнар. Башлангыч стадиядә ачыкланган һәр яман шеш очрагы өчен түләүләр 5 750 сум тәшкил иткән. Хәзер шул ук алым бөтен илгә таралачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot