Путин: Конституциядә илкүләм идеяләрне теркәү киң җәмәгатьчелек фикер алышуын таләп итә

Путин Конституциядә әйдәп баручы көч буларак идеяләр тыелуын, ә патриотлыкны берәү дә тыймавын билгеләп үтте.
(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин РФ Конституциясендә илкүләм идеяләрне теркәү иҗтимагый фикер алышу таләп итә дип саный. Бу хакта ул зур матбугат конференциясе вакытында белдерде. 
 
Матбугат очрашуында журналистларның берсе ил башлыгының ватанпәрвәрлек ул илкүләм идея дигән сүзләрен искә алып, моны РФ Конституциясендә теркәп буламы дип сорады.
 
Путин җавабында Конституциядә әйдәп баручы көч буларак идеяләр тыелуын, ә патриотлыкны берәү дә тыймавын билгеләп үтте. 
 
Матбугат очрашуында башка сорауга җавап биргәндә, Путин "патриотлык дәүләтне ныгыта торган нигез була алмый", - диде. Президент дәүләт нигезен тәшкил итәрлек идеяләр хакында фикер алышу "начар түгел" дип санавын да җиткерде.