Балык Бистәсе районына быел 14 программа буенча төзелешләр алып барыла

Шул кысаларда куелган бурычлар тулысынча үтәлгђн

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Балык Бистәсе муниципаль районында быел 14 программа буена төзелешләр, яңартулар алып барыла. Шул кысаларда куелган бурычлар үтәлгән.
“Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү шартларын яхшырту” программасын бик уңышлы төгәлләп киләләр. Әлеге проект башыннан 455 ветеран яшәү шартларын яхшырта алган. Быел гына да тагын 5 ветеранга аерым яңа йортларның ачкычларын тапшырып сөендерә алганнар. Алга таба чиратта унлап кеше калып бара.
Биектау, Күгәрчен авылларында участок полицийларына яңа йортлар торгызылган. Өч катлы йортта капиталь ремонт эшләре башкарылган. Ямаш авылында 200 урынга авыл Мәдәният йортын файдалануга тапшырылган. Югары Тегермәнлек амбулаториясе тулысынча яңартылган. Өч фельдшер-акушерлык пунктында, өч мәктәптә капиталь ремонт эшләре башкарылган. Иске Арыш, Яңа Арыш авылларында заманча модульлеләре төзелгән.
“Доступная среда” программасы буенча башкарылган эшләр дә шактый күләмле. Елның икенче яртысында 18 мәктәпне җылы санузеллы итүгә алынганнар, менә инде бу программа кысаларында дистәләгән мәктәпләрдә яңарышлар булып узган. 4 мәктәптә яңа универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.