1 гыйнвардан Татарстанда бердәм айлык социаль юл йөрү билеты кыйммәтләнәчәк

ТР Министрлар Кабинетының тиешле Карарына 18 декабрьдә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов кул куйды
(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). 2009 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында бердәм айлык социаль юл йөрү билеты һәм бердәм айлык балалар социаль юл йөрү билеты кыйммәтләнәчәк. ТР Министрлар Кабинетының тиешле Карарына 18 декабрьдә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
ТР Министрлар Кабинетының 2008 елның 18 декабрендә чыккан 899нчы санлы Карары нигезендә, бердәм айлык социаль юл йөрү билеты – 274 сум (хәзер – 250 сум), бердәм айлык балалар социаль юл йөрү билеты 165 сум (хәзер – 150) торачак, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.