news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов «Бәллүр каләм» җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында: Сез гаделлек сагында

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары яшь чагындагы бер вакыйганы сөйләде һәм «Туган тел» номинациясендә җиңүчене бүләкләде.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты. «Сез гаделлек сагында торучы», — дип мөрәҗәгать итте. Марат Әхмәтов чыгышында яшь чагындагы бер гыйбрәтле вакыйганы сөйләде. 

«Партрайкомда эшләгән вакытта 27 нче съездга делегат итеп сайладылар. Япь-яшь малай үзем. Беренче секретарьларга документны кертергә кирәк бит. Атна ахырында конференция булды. Дүшәмбе көнне Гомәр Исмәгыйлевич Усмановка шалтыратырга дип, фикер туплап йөрим. 

Дүшәмбе миңа өлкә комитетының беренче секретаре Рәис Кыямович Беляев шалтыратты. «Беләсеңме, „Правда“ газетасында Морозовның Татарстан турында усал мәкаләсе чыккан. Усмановка шалтыратып, гафу үтен», ди. 

Усмановка шалтыраттым. «Гафу итегез» дип сүз башлап булмый бит инде. «Рәхмәт инде сезгә, япь-яшь малайны съездга делегат итеп сайладыгыз» дип әйтеп бетерүем булды. Синең рәхмәтеңне иртә белән «Правда» газетасыннан укыдым инде», диде дә телефонны ыргытты бу. Шул көннән башлап, сезнең хезмәтегезгә, һәрберегезгә игътибарлы булырга тырыштым, ачык булдым», — дип уртаклашты Марат Әхмәтов. 

Ул үзенең «Бәллүр каләм» иясе дә булганын әйтте. «Һәрберегезне аерым хөрмәткә лаек кешеләр дип саныйм. Сез халкыбызның ярдәмчесе, яклаучысы, саклаучысы да, гаделлек сагында торучы да», — диде.

Марат Әхмәтов «Туган тел» номинациясендә җиңүче итеп игълан ителгән Ульяновск шәһәре «Новый век» ТРК хәбәрчеләр пунктыннан Рәмис Сафинны тәбрикләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100