news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 80нче мәктәп директоры коронавирустан вафат булган

Мәктәптә билгеләп үтүләренчә, Зиннуровның хезмәт эшчәнлеге тулаем мәгариф белән бәйле булган. Аның укытучылык стажы 34 ел тәшкил иткән.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның 80нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Марс Зиннуров 57нче яшендә коронавирустан вафат булган. Бу хакта уку йорты сайтында хәбәр ителә.

Директорның 18 ноябрьдә йөрәге тибүдән туктаган. «Марс Зиннуров намуслы, тыйнак һәм ярдәмчел, үз эшенә чын күңелдән бирелгән, зирәк педагог һәм психолог иде», - диелә хәбәрдә.

Мәктәптә билгеләп үтүләренчә, Зиннуровның хезмәт эшчәнлеге тулаем мәгариф белән бәйле булган. Аның укытучылык стажы 34 ел тәшкил иткән.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, белем бирү учреждениесе директоры 2 ноябрьдән «больничный»да булган. Аны «яңа коронавирус инфекциясе» диагнозы белән Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

«Директор мәктәпне 1996 елдан җитәкләде. Мәгариф идарәсе Марс Камил улының гаиләсе һәм коллективның тирән кайгысын уртаклаша», - дип искәрттеләр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot