Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәгыйлә Шакирова «Бәллүр каләм» XXIII бәйгесенең махсус бүләгенә лаек булды
«Бу минем өчен көтелмәгән бүләк булды», — диде ул.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина).Татарча Ютуб-канал алып баручы Фәгыйлә Шакирова иң яхшы блогер дип табылды һәм «Бәллүр каләм» XXIII конкурсының махсус бүләгенә лаек булды.
«Бу минем өчен көтелмәгән бүләк булды. Ютуб-каналында татар контенты җыя алдым, 22 меңнән артып китте. Бу бер ел эчендә. Бу эшне башлаганда, „Ютуб-каналда татар контентын булдырып булмый“ диделәр. Мин принципиаль эшли башладым», — диде Фәгыйлә Шакирова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул кичәге тапшыруда бер көндә генә 300 дән артык комментарий һәм 15 мең карау булганын әйтте.
«Бу бик зур күрсәткеч, тагын эшләргә кирәк. Башка татар журналистлары да Ютуб каналда тулы каналлы тапшыруларын ача алалар. Бәйсез журналистлар, үз фикерен әйтә торган журналистлар кирәк безгә. Мин барысын да Ютуб каналга чакырам. Үзеңне бәйсез журналист итеп, Ютуб каналда эшләргә була», — дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз