news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Белем җәүһәрләре-2020» интернет-проектлар бәйгесенең Гран-при иясе билгеле

«Самар татарлары» мәгълүмат медиа-порталы коллективы иң зур бүләк - ноутбукны алды.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Самар татарлары» мәгълүмат медиа-порталы коллективы «Белем җәүһәрләре-2020» XI  Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә Гран-при иясе булды. Бүген җиңүчеләрне «Пирамида» үзәгендә бүләклиләр.

«Самар татарлары» порталын Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, проектның авторы һәм баш мөхәррир Римма Нуретдинова гамәлгә куйган. Гран-при иясенә ноутбук тапшырылды

Бәйгенең беренче, икенче, өченче урыннарга билгеләнгән барлыгы 34 җиңүчесе үз бүләкләрен алды.

Бу минутларда «Әдәби марафон» XIII Дөньякүләм китап укучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы бара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100