news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бәллүр каләм» бәйгесе Гран-при иясе Юрий Балашовка машина тапшырылды

«Журналист хезмәтенең кадере югары», — диде Алексей Песошин.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Бәллүр каләм» XXIII конкурсында Гран-прига «Казан» журналы баш редакторы Юрий Балашов лаек булды. Бүген журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXIII конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында аңа машина тапшырылуы турында хәбәр иттеләр.

Юрий Балашов үзе авыру аркасында бүген килә алмады. Ачкычларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кулыннан Альбина Әпсәләмова кабул итеп алды. 

«Журналист хезмәтенең кадере югары. Бүген алар аерым бер шартларда эшли. Журналистика коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә табиблар белән - алгы сафта. Журналистлар кызыл зонадан репортажлар алып бара. Ялган хәбәрләргә каршы көрәшә, гадәттән тыш хәлләрдә эшли. Бүген оперативлык, халыкка дөрес мәгълүмат җиткерү мөһим», — диде Алексей Песошин. Эшен намус белән башкаручыларга рәхмәтен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100