news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанстат халык санын алуны узу өчен алты гади адымны атады

Мәгълүматларны теләсә кайсы вакытта тутырырга мөмкин.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанлылар Бөтенроссия халык санын алуны өйдән генә җиңел һәм гади үтә ала. Моның өчен гражданнарга интернет белән гаджет кына кирәк булачак.

«2021 елның 15 октябрендә Татарстанда һәм бөтен ил буенча Бөтенроссия халык санын алу башланды. Беренче тапкыр мөстәкыйль рәвештә Россия дәүләт хезмәтләре порталында катнашырга мөмкин. 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр „Халык санын алуда катнашу“ хезмәте барлык стандарт яисә расланган хисап язмалары өчен мөмкин. Мәгълүматларны теләсә кайсы вакытта тутырырга мөмкин», — диделәр Татарстанстат хезмәтендә.

Порталдагы анкетаны тутыру өчен гади алты адымны узарга кирәк:

  1. Сайтта баш биттә «Пройти перепись населения» хезмәтен сайларга, аннары сан алу бите ачыла. Сезгә эзлекле рәвештә сорауларга җавап бирергә кирәк.
  2. Кирәк булган очракта пауза ясарга мөмкин. Россия дәүләт хезмәтләре сайтында мәгълүматны сакларга мөмкин. Сорауларга берничә тапкыр бүленеп тә җавап бирә аласыз.
  3. Үзегезне генә түгел, ә бер йортта сезнең белән яшәүчеләрне дә язып чыгыгыз. Йорттага һәр кешегә аерым бит тутырырга кирәк. Моннан тыш, бер бит торак йорт буенча тутырыла.
  4. Барлык сорауларга җавап биргәч, «Завершить» төймәсенә басыгыз.
  5. Һәр кешегә QR-код алыгыз.
  6. Сезгә килгән сан алучыга QR-кодны күрсәтегез. Бу Росстат хезмәтенең мәгълүматлар базасында кабатлаулар булмасын өчен эшләнелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100